news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач кызы — беренче!

“Яңа буын” фондының Уфада үткәрелгән “Илһам” IV халыкара фестивале ата-аналар һәм балалар өчен искиткеч бәйрәмгә әверелде.

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). “Яңа буын” фондының Уфада үткәрелгән “Илһам” IV халыкара фестивале ата-аналар һәм балалар өчен искиткеч бәйрәмгә әверелде. Анда 1500дән артык яшь артист катнашты. 14 мең чамасы халык тамаша кылды.
Быелгы конкурсның эмблемасында Салават Юлаев һәйкәле чагылыш тапты.
Фестивальне оештыручылар зур бәйрәм ясадылар. Хореография, инструменталь музыка, эстрада һәм халык җырлары, фольклор жанрларында балаларның сәләте, осталыгы һәрьяк¬лап ачылды.
Яшьләр иҗатын Мәс¬кәүнең югары сәнгать уку йортларының күренекле белгечләре, укытучылары бәһаләде.
Беренче урынга һәм I дәрәҗә лауреат исеменә Балтач районы сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучысы Диана Галимҗанова лаек булды, дип хәбәр итә БР ның “Кызыл таң” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot