Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач кызлары татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиадада катнашачак
Татар мәктәпләрендә укучылар өчен Казан шәһәрендә үткәрелгән олимпиада нәтиҗәләре кызларның татар телен яхшы белүен күрсәтте.
(Балтач, 6 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Татар мәктәпләрендә укучылар өчен Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларының йомгаклау туры үткәрелде. Балтач районы укучылары анда яхшы нәтиҗәләргә иреште, дип яза җирле басма.
Ике укучы призлы урын алды. 8-11 нче сыйныфларда белем алучы Мәхмүтова Гөлүзә, Галипова Илүзә (Норма мәктәбе), Хәйруллина Азалия (Сосна мәктәбе), Латыйпова Алсу (Бөрбаш мәктәбе), Михайлова Снежана (Куныр мәктәбе) татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиадада катнашу хокукына ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз