news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач кызлары республика конкурсында җиңделәр

Сәнгать мәктәбенең горурлыгы булган “Зәлидә” дуэты I дәрәҗә лауреат, Илида Җәләлиева I дәрәҗә лауреат, Зәлия Әүбәкирова II дәрәҗә лауреат булды.

(Балтач, 31 март, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Казан шәһәрендә Р.Яхин исемендәге “Күңелдә яз” республика конкурсы булып узды. Анда Балтач районы яшь сандугачлары уңышлы чыгыш ясады, дип яза җирле басма.

Әлеге дәрәҗәле бәйгедән җырчы кызларыбыз зур җиңүләр белән кайтты. Сәнгать мәктәбенең горурлыгы булган “Зәлидә” дуэты – I дәрәҗә лауреат, Илида Җәләлиева – I дәрәҗә лауреат, Зәлия Әүбәкирова – II дәрәҗә лауреат булдылар. Күптән түгел районда үткән “Йолдызлык – Созвездие” конкурсының зона этабында да бу кызлар җиңү яулаган, ә Илидабыз махсус бүләккә – тунга лаек булган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot