news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач кырларындагы бәрәңгенең өчтән бере җыеп алынды

«Татарстан» хуҗалыгы 100 гектарныӊ 58 гектарын алган булса, калган 7 хуҗалык бергә бары 46 гектар җирдән генә бәрәӊге уӊышын алды.

 (Балтач, 27 сентябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Вакыйф Зәкиев). Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 27 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, утыртылган 299 гектар бәрәӊгенеӊ 104 гектары җыеп алынган. “Татарстан” хуҗалыгы 100 гектарныӊ 58 гектарын алган булса, калган 7 хуҗалык бергә бары 46 гектар җирдән генә бәрәӊге уӊышын алдылар. «Татарстан» хуҗалыгы басудан 382 тонна бәрәӊге кайтарса, калган хужалыклар бергәләп бары 309 тонна бәрәӊгене урнаштыра алганнар.

Бу хакта районның “Хезмәт” газетасы хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100