news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач командасы картингчылар арасында зона ярышларында өченче урынны алды

Кукмарада үткән зона ярышында Илназ Галимов беренче урынны алды.

(Балтач, 30 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Кукмарада картинг буенча зона ярышлары узды. Гомуми зачетта Балтач командасы өченче призлы урынга лаек булды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Биредә Лаеш, Мамадыш, Арча, Кукмара, Минзәлә һәм Балтачтан (ике команда) картингчылары катнашты.

Илназ Галимов – беренче, Айназ Закиров – икенче, Әмир Бариев дүртенче урын яулады. Тренерлары Рамил Кадыйровның тырышлыгы нәтиҗәсе дә бу.

news_right_1
news_right_2
news_bot