Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач командасы картинг ярышларында чираттагы җиңүен яулады
Ярышлар Ватанны саклаучылар көне белән Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана.
(Балтач, 8 март, «Татар-информ», «Хезмәт», Зәлия Фәйзрахманова). Ел саен Балтач районында картинг ярышлары үткәрелә һәм ул Ватанны саклаучылар көне белән Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана. Әлеге ярышларда Кукмара, Арча, Теләче, Лаеш районы командалары Балтач спортчыларына каршы көч сынашты.
Элек әлеге спорт төрен-дә егетләрне генә күрергә туры килсә, соңгы елларда кызлар да картингны үз итә башлады. Укучылар әлеге ярышларны бик зарыгып көтеп ала, аларга ныклап әзерләнә. Тик шулай да трассада яшь картчыларны төрле хәлләр көтә. Машина старттан ук кабынмый я ярты юлда сүнеп кала, беренче киләм дигәндә генә машина читкә чыгып китә һәм башкалар…
«Хонда-200» маркалы машинада Балтачның мәктәптән тыш эшләр үзәге командасыннан Ислам Муллагалиев икенче, Айназ Закиров өченче урынны яулады.
«Хонда-200»дә Балтач ДОСААФыннан Диләрә Гарифуллина җиңүче булып танылды, Балтачның мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Карина Вәлиева икенче урынга лаек булды. «Хонда-270» маркасында Балтач ДОСААФы егетләре Дилшат Әминов икенче, Вәлиәхмәт Хәкимов өченче булды.
«Стриж» да Балтач ДОСААФыннан Данияр Гарифуллин алтын медальне алды. «125» (Минск) машинасы белән Балтач ДОСААФыннан Ислам Хәйруллин җиңү яулады, Азат Мөхәммәтҗанов өченче урынга лаек булды.
Гомуми нәтиҗәләр буенча Балтач ДОСААФы командасы җиңүче булып танылды, икенче урында Теләче ДОСААФы, өченчедә Балтачның мәктәптән тыш эшләр бүлеге командасы булды. Җиңүчеләр Ильмир Мөэминов ясаган үзенчәлекле кубоклар белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз