news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач командасы каратэ буенча шәһәр беренчелегендә призлы урыннарны алган

Җиде командадан 150гә якын спортчы көч сынашты.

Балтач командасы каратэ буенча шәһәр беренчелегендә призлы урыннарны алган
baltaci.ru/

(Балтач, 28 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина). 20-21 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә каратэ буенча шәһәр беренчелеге үтте. Балтач командасы составында чыгыш ясаган сигез баланың җидесе призлы урын яулады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Җиде командадан 150гә якын спортчы көч сынашты. Ярышлар бик киеренке шартларда үтте.

Балтачтан Наил Нәбиев, Әмир Бариев, Салих Зарипов, Сөләйман Булатов, Айгизә Хәмидуллина беренче, Илдан Сафин  икенче, Разил Хәмидуллин өченче урын яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100