news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач каратистлары кабат җиңүләр белән сөендерә

Узган ялларда “Балтач” спорткомплексында кекусинкай-каратэ буенча XXIII ачык Татартсан Республикасы беренчелеге узды.

(Балтач, 1 март, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Узган ялларда “Балтач” спорткомплексында кекусинкай-каратэ буенча XXIII ачык Татарстан Республикасы беренчелеге узды, дип яза җирле басма. 

Ярышларга Татарстан, Мари иле Республикасы һәм Киров өлкәсеннән 148 спортчы килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров чараның тантаналы ачылышында сүз алып спортчыларны, хөкемдарларны, тренерларны ихластан сәламләп, зур уңышлар теләде.

Балтач каратистлары (өлкән тренер, сенсей Альберт Бәзәгетинов, тренер, семпай Рифат Зарипов) әлеге ярышларда бик матур чыгыш ясады. Үз үлчәү категорияләрендә Якуб Зарипов , Тимур Хәялиев, Әмир Бариев, Артем Федоров, Әмир Бәзәгетдинов беренчелекне яулады. Салих Зарипов, Алим Гарипов – икенче, Алина Якупова өченче призлы урынга лаек булдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100