news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирында җиңеп кайтты

«Кумите» буенча Сөләйман Булатов 1нче урынны алган.

Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирында җиңеп кайтты
baltaci.ru/

(Балтач, 1 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлзидә Газизуллина). 25-28 декабрь көннәрендә узган каратэ буенча Бөтенроссия турнирында Балтач каратистлары җиңеп кайтты. Бу хакта район газетасы яза.

«Кумите» буенча Сөләйман Булатов — 1нче, Айгизә Хәмидуллина — 2нче, Наил Нәбиев — 3нче, Илья Харланов һәм Разил Хәмидуллин 4нче урыннарны яулады. «Ката соло» буенча Сөләйман Булатов — 3нче, ә Вәсилә Газизова 4нче урыннарга лаек булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot