news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач каратэчылары Россиядә таныла

Балтачның яшь спортчылары Татарстан командасы составында кекусинкай-каратэ буенча үткән Россия беренчелеге һәм чемпионатында катнашты.

(Балтач, 14 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтачның яшь спортчылары Татарстан командасы составында кекусинкай-каратэ буенча үткән Россия беренчелеге һәм чемпионатында катнашты, дип яза җирле басма.

Әлеге мәртәбәле бәйгедә 16 төбәктән 477 спортчы көч сынашты, алар арасында балтачлылар да бар иде. Ярышларда кумитэ, ката, ката-группа буенча иң көчлеләрне ачыкладылар.

Әмир Бариев, Тимур Хәялиев, Алим Гарипов – беренче, Салих Зарипов, Артем Федоров, Айгизә Хәмидуллина, Алинә Якупова өченче призлы урын яуладылар. Ә ката буенча Салих Зарипов - беренче, Якуп Зарипов өченче булдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot