(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин көрәшчеләрне җыйды. Алар “Татарстан яшьләре” газетасы призына ярышларда катнашып кайттылар. Егетләребез 46 команда арасында, күршеләребез кукмаралылардан гына калышып, икенче урынны яуладылар.
Алда – Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына ярышлар. Инде үткән атнада ук “Балтач” спорт залында көрәшчеләр әзерлекне башлап җибәрделәр. Монысына карата район башлыгы үзенең кәнагатьсезлеген белдерде. Бүгенгә кадәр оешып җитә алмыйлар икән. Алда инде санаулы гына көннәр калып бара.
Сөйләшү барышында район башлыгы һәр көрәшчегә аерым тукталып, сәбәпләрне ачыклады. Көрәшне киләчәк үстерүнең оптималь вариантлары эзләнде, бурычлар куелды, дип яза “Хезмәт” газетатасы.