news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач көрәшчеләре өченче урынны били

Татарстан милли көрәш федерациясе 2017 елда үткәрелгән милли көрәштә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән районнарны игълан итте.

 (Балтач, 22 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт", Гөлсинә Гарипова). Татарстан милли көрәш федерациясе 2017 елда үткәрелгән милли көрәштә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән районнарны игълан итте, дип яза җирле басма.

Кукмара һәм Түбән Камадан гына калышып, Балтач көрәшчеләре мәртәбәле өченче урынны яулады. "Балтачта тотрыклылык барлыкка килде", - дип бәя бирде әлеге федерациянең башкарма директоры Равил Хәйруллин, безнекеләрнең соңгы елларда кабат призлы урыннарга күтәрелүен һәм әлеге биеклекне саклап кала алуларын искәртеп. 2018 елда исә бу күрсәткечне тагын да яхшыртуларын өмет итеп, көрәшчеләребезгә тагын да зуррак уңышлар телисе килә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot