news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач җитәкчеләре өлкәннәрне кабул итә

Район башлыгы Рамил Нотфуллин бәйрәмнәрнең истә калырлык итеп үтүенә һәм өлкәннәрнең әлеге чаралардан канәгать калуларына зур игътибар бирә.

(Балтач, 28 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт", Зәлия Фәйзрахманова). Балтач җитәкчеләре өлкәннәрне кабул итә. Район башлыгы Рамил Нотфуллин карары нигезендә өлкәннәр көне үткәрү буенча һәр җирлектә җаваплы кешеләр билгеләнде, дип яза район газетасы.

1 октябрь – Өлкәннәр көне. Әлеге бәйрәм районыбызда елның-елында зурлап билгеләп үтелә. Ункөнлек кысаларында хөрмәтле өлкәннәребезгә һәр оешма, һәр җәмгыять хөрмәт күрсәтә, аларны чәй табыннары артына дәшә, күчтәнәч пакетлар өләшә. Быел да бу күркәм гадәт дәвам итәчәк. Район башлыгы Рамил Нотфуллин бәйрәмнәрнең истә калырлык итеп үтүенә һәм өлкәннәрнең әлеге чаралардан канәгать калуларына зур игътибар бирә. Район башлыгы карары нигезендә һәр җирлектә җаваплы кешеләр билгеләнде. Алар авыл җирлекләрендә Өлкәннәр көненең ничек үтүен күзәтәчәк. Сораулар килеп туганда аларга җавап бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot