news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач җирендә төбәкара хәләл ярминкә була

Анда ил эшкуарлары җыела

 (Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). 13 нче сентябрьдә иртәнге сәгать 10.00 нан көндезге сәгать 3 кә (15.00) кадәр Балтачта хәләл ярминкә узачак.  Анда Татарстан җитештерүчеләре белән бергә Россия Федерациясендә эшләп килүче эшкуарлар җыела. Хәләл ризык җитештерүчеләр биредә үз товарларын тәкьдим итәчәкләр.

Ризыкны сатып алганчы, татып карау мөмкинлеге дә тудырыла. Тагын шунысы хак: бәяләр кибетләргә караганда түбән. Бер үк вакытта халык һөнәрчеләре үзләренең милли хәзинәләрен халыкка тәкьдим итәчәк.

13е көнне Балтачның Полевая урамы, 1 нче йорт адресы буенча ”Балтач” Хәләл Индустриаль Паркында көтәлөр, дип хәбәр итә “Хезмәт” басмасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100