Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач имамнарының еллык исәп-хисап җыелышы үтте
Җыелышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.
(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач район үзәк мәчетендә уздырылган җирлек имамнарының еллык исәп-хисап җыелышында катнашты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Чара имам-мөхтәсиб, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә узган. Җыелышта район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашкан.
Камил хәзрәт имамнарны рәбигыйләүвәл ае башлану белән котлап, әлеге мөхтәрәм айның күркәм үзенчәлекләрен аңлатып биргән. Авылларда дини эшчәнлек алып баручы хәзрәтләргә рәхмәтләрен җиткергән.
Җәлил хәзрәт үзенең чыгышында бүгенге көндә динебезгә хезмәт итәр өчен бар мөмкинлекләр булуы хакында әйтеп, дәүләт, нәзарәт тарафыннан ярдәм килеп торуы хакында сөйләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз