news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач хастаханәсендә мәктәп автобусы шоферлары ашыгыч ярдәм турында лекция тыңлаган

Очрашуда ашыгыч ярдәм күрсәтү турында сүз барган.

Балтач хастаханәсендә мәктәп автобусы шоферлары ашыгыч ярдәм турында лекция тыңлаган
baltaci.ru/news/sәlamәtlek/khastakhang-mktp-avtobusy-shoferlaryn-yygannar

(Балтач, 13 март, "Татар-информ", "Хезмәт", Зөлфия Шакирова). Балтач хастаханәсенә мәктәп автобусы шоферларын җыйганнар. Очрашуда ашыгыч ярдәм күрсәтү турында сүз барган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район үзәк хастаханәсенең утырышлар залында табиб - травматолог Илдар Азат улы Ишморатов районның мәктәп балаларын йөртүче автобус шоферларына үзәк хастаханәдә беренчел ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү темасына лекция укыды. Шиналар, жгутлар һәм башка медицина әсбаплары ярдәмендә практик өлешен да тирәнтен итеп аңлатты.

Лекциядә ишеткәннәр шоферларга балаларны юлда транспортта йөрткәндә һәрвакыт кирәк булуы мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100