news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач "Халыклар дуслыгы" музее директоры Гарифҗан Галиев унынчы дистәне ваклады

Ул 91 яшен эш урынында каршы алды.

(Балтач, 1 апрель, “Татар-информ”, “Хезмәт”). Шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны, Чепьядагы үзе моннан ярты гасыр элек оештырган "Халыклар дуслыгы" музееныӊ алыштыргысыз җитәкчесе, СССРның халык мәгәрифе отличнигы, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены иясе, Балтачның Почетлы гражданины Гарифҗан ага Галиев үзенең 91 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте, дип яза җирле басма.

Аныӊ тарафыннан оештырылган музей дөньяның төрле почмакларыннан елына 15 меңнән артык кеше кабул иткән. Төрле чорда монда 26 чит илдән кунаклар булган, экспонатлар белән танышканнар. Биредә 22 меңнән артык экспонат исәпләнә. 38 телдә язылган истәлекләр китабы гына да 13 томнан тора! Музейда 10 зал бар, шуның бер залы Бөек Ватан сугышына багышлана. Туган авылы Каенсарда үз көче белән, сугыш каһарманнарына һәйкәл салдырган кеше дә ул.

Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан ага Галиев туган көнен эш урында, музейда каршы алды. Аны район җитәкчелеге, укучылар зурлап котладылар, рәхмәтләрен җиткерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100