news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач хакимияте хезмәткәрләре ГТО тапшырды

Яшь үзенчәлегенә карап, 45 кеше 14 төрдәге нормативларны үтәде

(Балтач, 10 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Балтач районы хакимияте хезмәткәрләре ГТО нормалары тапшырды. Яшь үзенчәлекләренә карап, алар ундүрт төрдәге спорт күнегүендә үзләренең җитезлеген, сәләтен, көчен сынады, дип яза җирле басма.

Муниципаль хезмәт вазифаларын тиешле дәрәҗәдә башкарган кебек, спортта да сынатмадылар. Кем атуда, кем йөгерүдә, гер күтәрү, озынлыкка сикерүдә матур нәтиҗәләр күрсәтте.Рекордлы күрсәткечләр дә булды, шул ук вакытта җиңелүчеләр дә булмады. 45 хезмәткәрнең барысы да биремнәрне бик тырышып үтәде. Уен-көлке, шаяру, дустанә атмосфера исә бу чарага бәйрәм рухы өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot