news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач гимназиясендә Севастопольдә яшәүче диңгезче Андрей Павлов белән очрашу булган

“Грозный” ракета крейсерында Кара диңгез флотында хезмәт иткән балтачлы туган ягына кунакка кайткан.

  (Балтач, 24 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Татарстанның Балтач районы үзәгендәге гимназиянең 6"А" классында капитан Андрей Петрович Павлов белән очрашу үткән, дип яза “Хезмәт” газетасы сайты.

“Грозный” ракета крейсерында 2 нче ранглы капитан булып Кара диңгез флотында хезмәт иткән Андрей Петрович Балтачта туып үскән, шунда яшәгән, укыган. Инде озак еллар Севастопольдә гомер итә, Балтачка кунакка гына кайта. Ул 25 ел флотта хезмәт иткән, бик күп илләрдә булган, диңгез-океаннарны кичкән. Диңгезче булу аның кечкенә чагындагы хыялы булган, ул чынга ашкан.

Андрей Петрович укучыларга үзенең эше турында сөйләде. Бу эшкә өйрәнүе авыр, ләкин миңа рөхсәт бирсәләр, хәзер дә диңгез буйлап йөреп кайтыр идем, ди. Балтач гимназиясенең 6"А" сыйныфы укучылары Арина Антонова белән Эльвина Егорова: “Үзенең яшь чагындагы фотоларын күрсәтте. Хәрби училищены тәмамлагач, курсантларның һәрберсенә тапшырылган кортигын да алып килгән иде. Бу кортикны тотып карау аеруча ошады. Без Андрей Петровичка күп сораулар яудырдык, ул аларга тулы итеп җаваплар бирде. Бу очрашу безгә бик кызык һәм күңелле булды”, – дип сөйләде, дип яза газета.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100