news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач егетләрен “Татвоенкомат”ка кадәр озата бардылар

Бу көнне көзге чакырылыш кысаларында чираттагы хәрби хезмәткә чакырылучы 18 егетне тантаналы төстә озату чарасы оештырылды.

(Балтач, 16 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Балтач районы мәдәният үзәге хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре хәрби хезмәткә алынучы егетләрне "Татвоенкомат"ка кадәр озата барды, концерт куеп озатып калды, дип яза җирле басма.

 Бу көнне көзге чакырылыш кысаларында чираттагы хәрби хезмәткә чакырылучы 18 егетне тантаналы төстә озату чарасы оештырылды.

"Татвоенкомат"ның күрсәтмәсе нигезендә, чакырылыш вакытында график буенча республиканың һәр район, шәһәр, уку йортларының сәнгать коллективлары озату кичәләрендә берәр мәдәни чара әзерләргә тиеш. Шул уңайдан театральләштерелгән тамаша, спектакль, концерт, кино тәкъдим итүче районнар бар. Ә безнең район бик матур концерт программасы алып килгән иде. Бу юлы иң күп егет озатучы район буларак теркәлдек. Тантаналы озату да шул хөрмәткә махсус оештырылган иде.

“Егетләргә исән-сау, имин шартларда хезмәт итеп кайтырга язсын иде. Аларның 14е бер урынга - Киров өлкәсенә билгеләнсәләр, ә 4 егет хәрби хезмәтне Россиянең төрле шәһәрләрендә үтәчәк", – диде район хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә алынучылар белән эшләү бүлекчәсе мөдире Илназ Петров. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100