news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач егете Америка буенча “татарча” сәяхәт итә

Сәрдегән авылында туган егет Американың утыздан артык штатында булган

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Ләйлә Гайнуллина). Балтач районында туып-үскән Ленар Мөхәммәдиев Америка Кушма Штатларының төрле төбәкләрендә булып, сәяхәтнамәләр яза. “Татар-информ” агентлыгына биргән әңгәмәсендә Ленар ни сәбәпле бу шөгыльгә керешкәнен сөйләде.

«Питтсбург Пенсильвания штатының таулы җирендә урнашкан, гаҗәеп матур табигатьле, мөлаем кешеләре белән аерылып тора. Бездә дүрт сезонлы һава торышы. Кышын кар да ява, көзен яфраклар саргая. Бераз Татарстанга охшаш», - дип яза Ленар.

“Беренче килгәндә шок иде”

Балтач районының Сәрдегән авылында туган Ленар, мәктәпне тамамлагач, Казан дәүләт университетына укырга керә. 2011 елда студентлар өчен оештырылган җәйге программа аша Америкага китә. Әйтүенчә, башта китәргә әллә ни зур теләге булмый, әмма дустының җирнең икенче ярымшарына китеп, дөнья күрергә тәкъдим иткәч, баш тартмый. Ә инде киткәч, “көтелмәгән ачышлар һәм гаҗәеп яңалыклар көткәнен” әйтә: “Беренче килгәндә, бераз шок иде инде. Бөтенләй башка дөнья, кешеләр, башка тел, башка кухня, башка тормыш.”

Ике ел үткәч Ленар Пенсильвания штатындагы Питтсбург шәһәренә бөтенләйгә күчеп китә. Бу шәһәр, югары уку йортларының саны күп булуы сәбәпле, яшьләр өчен бик уңайлы булып чыга. Американың Нью-Йорк, Сан-Франциско кебек шәһәрләреннән караганда, Питтсбургта яшәве арзанрак, ә хезмәт хакы бөтен җирдә дә бертөрле, ди ул.

“Америка татарлары бер-берсен Facebook аша табышты дип әйтә алам. Берләштерү, бигрәк тә яшьләрне таныштыру өчен ул бик зур роль уйный. Барлык Сабантуйларны һәм чараларны оештырыр өчен Facebook аша аралашабыз, анда очрашу битләрен ясыйбыз”, - ди ул.

"Американың һәрбер штатында бер булса да татар яши"

АКШда ун меңнән күбрәк татар кешесе яши. “Татарлар биредә күп дип белми идем, ләкин Американың һәрбер штатында бер татар булса да яши дигән нәтиҗәгә килдем,” – дип сөйли Ленар. Америкада ул белгән татарларның күбесе югары уку йортларына укырга кергән яки аның үзе кебек студентлар алмашу программалары аша килеп эләгүчеләр.

Беренче тапкыр Татарстан кунагы Америка татарлары белән Питтсбургта таныша. Уфадан килгән Илмир һәм Казаннан килгән Илнар белән дуслашып китә. “Алар миңа урнашу, Америкага ияләшү өчен бик нык ярдәм иттеләр”, – дип искә төшерә Ленар. Сан-Францискода яшәүче, татар диаспорасын аякка бастырган өлкән буын турында да онытмыйлар – алар белән элемтә тоталар, оешмаларының чараларында да катнашалар.

Беренче килүендә Ленар инглиз телен укыса, икенче тапкыр үз эшен башлап җибәрә: “Дусларым белән итальян кухнясы, ягъни пиццерия ачып җибәрдек.”

Әлеге проектта Ленар ике ел кайнаша, соңыннан IT-сферасында эшләргә мөмкинлеге чыга. “Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырасы килмәде, шуңа күрә Калифорния штатына күченеп киттем” – дип аңлата Ленар.

Ленар әйтүенчә, Америкада яшәгән татарларның яшәү рәвеше Русия татарларыныкына бик охшаган булып чыга. Шулай ук Сабантуйлар уздыралар, шулай ук бәлешләр, пәрәмәчләр пешерәләр, гаиләләрдә татар телендә сөйләшәләр.

“Татарлар, кайда гына яшәсә дә, тиз ияләшә”

“Татарлар, гадәттә, кайда гына яшәсә дә, андагы җәмгыяткә бик тиз ияләшә, интеграция бара. Моның начар ягы да бар, яхшы яклары да бар” – дип сөйли Ленар. Мисал буларак, Ленар Америкада урнашкан урыс һәм кытай районнарын китерә. Гадәттә, әлеге районнарда күптән яшәүләренә карамастан, инглиз телендә аралашмаучы, гомумән, ул телне бөтенләй белмәүче кешеләр дә күп.

“Татарларда исә андый әйбер юк, алар инглиз телен тиз өйрәнә һәм сөйләшә башлый” – ди Ленар. Шушы ук күренешнең начар ягы да бар - татарлар бик тиз американлаша һәм катнаш гаиләләрнең саны арта. “Билгеле, бу мохиттә телне һәм культураны саклап калу авырлаша” – ди Ленар.

"Татар культурасы татар гаиләсеннән башлана"

Туган телне саклап калырга теләгән яшьләр, шулай ук өлкән буын вәкилләре дә татар телендә чаралар уздыралар. Моның нәтиҗәсе - яңа корылган татар гаиләләре. “Татар культурасы, беренче чиратта, татар гаиләсеннән башлана” – дип аңлата Ленар. Ул Америкада булган татар чараларының Ленар барысында да катнашып бара. Күптән түгел генә “Татфест” дигән чарада өч көн урманда татар җырларын җырлап, пылау пешереп, палаткаларда йоклап, ял итеп кайтканнар.

Ленар Американы өч ел эчендә аркылыга-буйга узып чыга алуы белән горурлана. Һәр маҗарасыннан кызыклы фотолар төшереп, алар белән үзенең социаль чилтәрләрендә уртаклаша бара. “Озак сәяхәт иттем. Американын күренекле урыннарын барысын күрдем дип әйтә алам. Хәзерге вакытка утыздан артык штатында булдым. Әле буласы урыннар күп. Американың никадәр төрле булуына шаккатып йөрдем. Бер якта кояш, пальмалар булса, икенче якта буранлы кар ява.”

"Бүген тормышымны Америка белән бәйлисе килә"

Бу илдә чын хыялы булган, хялына таба омтылган кеше беркайчан да югалмас, узен табар дип ышана Ленар. “Туган җирләр сагындыра, ләкин Татарстанга кайткач, Америка сагындырып, үзенә тарта башлый. Татарстанның да, Американың да үз уңайлы яклары бар, ләкин бүгенге көндә тормышымны Америка белән бәйлисе килә”, – дип белдерде Ленар.

“Планнар гади - Агач утырту, йорт салу, балалар үстерү”

“Планнарым бик гади” – дип җавап бирә Ленар “Киләчәккә нинди планнар төзисез?” дигән сорауга. Карьера баскычыннан тагын да өскәрәк үрмәләү, татар кызы белән тормыш кору һәм “классик” хыяллар - агач утырту, йорт салу, балалар үстерү. Татарлыкны саклап, Америкада тормышның рәхәтен күреп яшәү. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100