news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач дәүләт тыюлыгы мәйданында 600 төп каен, нарат һәм яфраклы агач утыртылды

Чарада җәмгысе 35 кеше катнашкан.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). “Балтач” дәүләт тыюлыгы коллективы, Балтач урманчылыгы урманчылары , Балтач урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары һәм "Балтач газ оешмасы" хезмәткәрләре 30 сентябрьдә “Урман утырту көне” акциясендә актив катнашалар. Бу хакта Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

“Балтач” дәүләт тыюлыгы мәйданында активистлар тарафыннан 600 үсенте – каен, нарат һәм яфраклы агачлар утыртылган. Уңышлы эштән соң күңелле итеп чәй эчү дә оештырылган. Чарада җәмгысе 35 кеше катнашкан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot