news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач биючеләре Кировта уку йортларының милли-мәдәни фестивалендә катнашкан

Алар татар халык биюен башкарган.

(Казан, 24 ноябрь, Татар-информ, «Хезмәт», Гөлзидә Газизуллина). Балтачтан Артур Гарифуллин, Гөлшат Галимуллина һәм Алия Хафизова 18 ноябрь көнне «Без төрле, әмма без бергә!» дип исемләнгән Россиянең медицина һәм фармацевтика югары уку йортларының милли мәдәният фестивалендә катнашты, дип яза район басмасы.

Егет-кызлар фестиваль сәхнәсендә татар халык биюен тәкъдим иткән. Алар бүгенге көндә Киров медицина академиясе студентлары. Шулай да бию белән шөгыльләнүләрен туктатмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot