Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач бистәсендә яшәүче Зөлхәбирә Сафиуллина олуг юбилеен билгеләп узды
Сафиуллиннарның гаилә традицияләрен бүген 6 оныклары, биш оныкчыклары дәвам итә.
(Балтач, 13 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтач бистәсендә яшәүче Зөлхәбирә апа Сафиуллина 12 февральдә олуг юбилеен билгеләп узды, дип яза районның “Хезмәт” газетасы.
90 ел элек Алан авылында дөньяга килгән Зөлхәбирә кечкенәдән максатчан булып үсә, үзеннән соң туган ике энесе өчен дә ул һәрчак үрнәк була. Мәктәпне тәмамлагач, совхозда эшли, әмма тормышлары начар булганлыктан үсмер килеш Мәскәүгә чыгып китәргә мәҗбүр була. Әйтергә генә ансат, авылдан ары узмаган яшь кыз өчен бу сәяхәт тормышның кыл иләге аша үтүгә тиң була. Сынатмый ул, заводка эшкә урнаша, аппаратчы булып эшләп, бераз акча туплагач, туган авылына кайта.
1958 елны Балтач егете Васил Сафиуллин белән гаилә корып җибәрәләр. Гаилә бәхетләрен арттырып бер-бер артлы дүрт кыз бала дөньяга аваз сала. Зөлхәбирә апа хастаханәдә пешекче, Васил абый ашыгыч ярдәмдә шофер булып эшли.
– Ул чагында барысы да кул хезмәте белән башкарыла иде. Иң авыры менюда иртәнге ашка коймак булган көн иде. Камырны өлгертергә, миченә ягарга кирәк, – дип искә ала юбиляр хезмәт елларын.
50 елдан артык үрнәк тормыш юлы үтеп, берсеннән-берсе тәртипле балалар үстергән Сафиуллиннарның гаилә традицияләрен бүген 6 оныклары, биш оныкчыклары дәвам итә. Кызганыч, янәшәләрендә Васил абый гына юк. Ул 10 ел элек бакыйлыкка күчкән.
Зөлхәбирә апа бүгенге көндә олы кызы Зөһрә, кияве Риф белән бергә яши.
Юбилярны район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев, Балтач шәһәр җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов котлады, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз