news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач бистәсендә биш йөз сум салымга ризалык бирү өчен дүрт сайлау участогы эшли

Аларда иртәнге сигездән тавыш бирәләр.

(Балтач, 18 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Вакыйф Зәкиев). Балтачта үзара салым буенча референдум уза. 500 сум үзара салым кертүгә ризалык белдерү өчен 4 участок эшли. Бу хакта "Хезмәт" газетасы хәбәр итә. 

"Балтач шәһәр җирлеге" муниципаль берәмлеге территориясендә гражданнарныӊ үзара салым кертү буенча референдумда тавыш бирү иртәнге 8 дә башланды. 

1088 номерлы участок К.Маркс урамы, 7 йорт - Балтач урта мәктәбе бинасында, 1089 номерлы участок Нариман урамы, 108 йорт – Балтач гимназияесндә, 1090 номерлы участок Ленин урамы, 45 йорт – Үзәк китапханә бинасында, 1092 номерлы участок Ленин урамы, 154 йорт –«Факел» яшьүсмерләр клубы бинасында урнашкан.

Бюллетеньгә акча суммасы белән бергә иӊ әһәмиятле мәсьәлә - бистә зиратыныӊ коймаларын яӊадан тоту һәм бистәнеӊ 3 җирендә зур ерганнаклар аша салынган күперләргә реконструкция үткәрү мәсьәләсе каралган. Ленин һәм Төзүчеләр урамында җәяүлеләр өчен тротуарлар төзүне дәвам итү дә күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100