news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач бассейнында хлор белән агуланган балалар хастаханәдән чыккан

Бары тик бер кыз гына табиблар күзәтүендә калган.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Балтач бассейнында хлор белән агуланган җиде баланы хастаханәдән чыгарганнар. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Барлык балаларны да канәгатьләнерлек хәлдә хастаханәдән чыгарганнар. Бары тик бер кызны гына табиблар күзәтүендә калдырганнар. Балалар белән бергә Балтач Үзәк район хастаханәсенә китерелгән ике олы кешене кичә кич өйләренә чыгарганнар», – диелгән ведомство хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot