news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач балалары "урман" үстерә

Балтач районы Салавыч балалар бакчасында бу көннәрдә "Яшь экологлар" атналыгы бара.

(Балтач, 5 май, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Фәйзрахманова). Балтач районы Салавыч балалар бакчасында бу көннәрдә "Яшь экологлар" атналыгы бара, дип яза җирле басма.

Атнаның һәр көне яшь табигать сакчыларының яңа эшләре белән бизәлә, экологик китап күргәзмәләре, яшел патруль фотокүргәзмәләре, яраткан йорт хайваннарының ничек язны каршылаулары, табигатьне чүпләрдән чистарту, тирә-юньгә агачлар утырту – барысы да игътибар үзәгендә. Уртанчылар төркемендә йөрүче балалар махсус киемнәрдән, күкрәкләрендә экологик эмблемалар, яшел тасмалар – һәрберсе тематик һәм килешле. Араларында иң активлары – экология инспекторлары. Тәрбияче апалары һәр эшне күзәтеп, тәҗрибәләрне алар белән киңәшләшеп нәтиҗә ясый. Шулай булмаса атнаның һәр көне истә калырлык булмас та иде. Әнә бит, үзләренең тәҗрибә участогында гына чикләнеп калмаганнар, "нарат урманы үстерергә" алынганнар, тау битләренә, чишмә яннарына экологлар бүләк иткән нарат үсентеләрен утыртырга өлгергәннәр.

Балалар күңеле яз шатлыгыннан тулып тора икән бит: бер көнне нәфис сүз сөйләүчеләр конкурс оештырып, клиплар төшереп, экологик китап көнен билгеләп үттеләр, курчаклар исә "табигать кочагында" булып, бакча хезмәткәрләре белән бергә инценировка күрсәттеләр. Гаиләләрдә экологик буклетлар да барлыкка килде, балаларның үз куллары белән ясалган рәсемле, киңәшле буклетлар һәр әти-әни өчен кадерле бит. Әти-әниләр бу атнада үз балаларының ни белән шөгыльләнгәне белән таныш. Атналыкның нәтиҗәсе - район экологлары белән очрашу. Алар килешкә җыелган макулатура төргәкләре файдалы эшкә тотылачак, табигатькә зарарлы матдәләр бүлеп чыгара торган калдыклар экологик мохитне чистартуга күпме файда китерәчәк. Балаларның сораулары, киңәшләре, үтенечләре дә күбәйгән, алар һәрберсенә оста белгечләр җавабын көтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100