news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләрен кабул итте

Татар эшмәкәрләре районыбыздагы төрле җитештерү объектларында булдылар.

(Балтач, 12 март, «Татар-информ», «Хезмәт», Зөлфия Шакирова). 9-11 март көннәрендә, VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында, Балтач Бөтендөнья татар конгрессыннан вәкилләр кабул итте. Авыл җирлекләрендә тормыш алып баручы авыл эшмәкәрләренең эшчәнлекләре белән танышу максатыннан булган сәяхәт вакытында, татар эшмәкәрләре районыбыздагы төрле җитештерү объектларында булдылар, концерт карадылар, дип хәбәр итә районның җирле матбугат хезмәте.

Балтач бистәсендәге шәхси эшмәкәр Илдар Галиуллин, «Водстрой» ширкәте, Бөрбаштагы Илшат Гыйльмуллинның казылык ясау һәм Булат Фазлыевның юкә агачыннан мунча кирәк-яраклары эшләү цехлары кунакларда кызыксыну тудырды. «Смәел» авыл хуҗалыгы җәмгыятендәге мегаферма, Мансур Хаҗиев җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыгы шулай ук соклану хисләре уятты. Кунакларны аеруча да Балтач районында колхозларның сакланып калуы гаҗәпләндерде. Биредә алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алып, берничә юнәлештә уңышлы гына эшләп килүнең серләрен дә ачыклады. «Таза, нык тормышта яшисез икән!» дигән уңай фикерләр белән китте кунаклар Балтачтан, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100