news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач бүлегендә белем алучы кичке бүлек шәкертләренә дипломнар тапшырылды

Быелгы 11нче чыгарылыш шәкертләре арасында Балтачтан тыш, Арча районыннан, Малмыждан йөреп укучылар булды.

Балтач бүлегендә белем алучы кичке бүлек шәкертләренә дипломнар тапшырылды
http://dumrt.ru

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлегендә белем алучы кичке бүлек шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасында катнашты.

Дүрт ел дәвамында мәдрәсәдә 43 кеше урта белем алып чыкты. Быелгы 11нче чыгарылыш шәкертләре арасында Балтачтан тыш, Арча районыннан, Малмыждан йөреп укучылар булды. Чыгарылыш курс шәкертләренең алтысы имам булып хезмәт итә, хатын-кызлар арасында абыстай булып эшләүчеләр дә бар. 43 кешенең 18е югары дөньяви белемгә ия, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Шәкертләргә диплом тапшыру тантанасы күпләгән кунаклар, җитәкчеләр, хакимият вәкилләре катнашында узды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткереп, алган белемнәре белән халыкка, өммәттәшләребезгә хезмәт итүдә зур уңышлар теләде. Ул шәкертләргә дипломнар тапшырып, теләкләрен җиткерде: мәхәлләләрдә эшләгәндә уңышлар теләп, үзләре артыннан шәкертләр калдыруны теләде.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач районы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Илһам Гайнетдиновны һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөгаллиме Илшат хәзрәт Сафинны рәхмәт хаты белән бүләкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100