news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач авыл җирлеге башлыгының элеккеге урынбасары вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә

Хатын-кыз авария фондына кергән йортка ялган найм килешүләре төзегән.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Прокуратура Балтач торак пункты башлыгының элеккеге урынбасарына карата “Вазифаи вәкаләтләрен арттыру” маддәсе буенча гаепләүне хуплаган. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Ачыкланганча, берничә ел элек Балтач авыл җирлеге башлыгының элеккеге урынбасары авария фондына кергән йортка ялган найм килешүләре төзегән. Ул шулай ук хуҗалык китабына әлеге биналарга милеккә хокук бирүче тиешле мәгълүматлар белән битләр ябыштырган.

Нәтиҗәдә, авария фондыннан күченгәннән соң кешеләр 700 мең сум тирәсе субсидияләр алган.

Гаебен тануын, тикшеренү органнары белән хезмәттәшлек итүен, яше һәм дәүләт бүләкләре барлыгын исәпкә алып, гаепле хатын-кыз ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot