news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач 17нче мәртәбә каратистларны җыйды

Балтачка Татарстан районнарыннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә каратистлар җыелды.

(Балтач, 10 июль, "Татар-информ", "Хезмәт",  Гөлзидә Газизуллина). Балтач 17нче мәртәбә каратистларны җыйды. Кара күл буенда ХVII җәйге "Киокушин сугышчылары" мәктәбе үз эшен тәмамлады, дип яза җирле басма.

Каракүл бу көннәрдә тагын да җанлырак тормыш белән яшәде - Балтачка Татарстан районнарыннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә каратистлар җыелды.

"Киокушин сугышчылары" мәктәбенең бурыч-максатлары элеккечә: спортның әлеге төрен популярлаштыру, балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үсеп килүче яшь буынның спорттагы осталыгын арттыру һәм хәрби-патриотик тәрбия бирү. Мәктәп эшендә катнашучыларны йокыдан барабан тавышы уятты. Иртәнге 5 тә сафларга тезелеп исемлек буенча барлаганнан соң, барысы да каратэ белән шөгыльләнде. Бары тик төшке һәм кичке аш вакытында гына бераз ял итеп алырга рөхсәт бирелде. Эссе булганлыктан, көненә тоташтан өчәр күнегү уздыру бер дә җиңел булмады. Берничә көн узгач кына киеренке режимга күнегә башладылар. Берсендә төнге сәгать 2ләр тирәсендә йокыдан уяттылар һәм "Каратистларга багышлау" дигән спорт бәйрәме үткәрделәр. Төрле билбауга ия булган командалар берничә сәгать буе үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Ул иртәдә урман аланында уен-көлке сүзләре озак яңгырап торды.

Лагерьдагы дисциплинаның кырыс булуы турында да әйтергә кирәк. Биредә сораусыз эшләнгән һәр эш берничә сәгатькә сузылган күнегүләр эшләү белән алыштырыла. Әмма шунысы бәһасез - каратистлар мәктәбе күп нәрсәгә өйрәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100