news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач волонтерлары махсус хәрби операциядәге якташларына гуманитар ярдәмне илтеп биргән

Балтач волонтерлары кабат гуманитар ярдәм белән юлга кузгалган иде. Алар райондашларына исемле посылкалар, азык-төлек, җылы киемнәр, төзелеш материаллары һәм хәрбиләр сораган кирәк-яраклар алып барды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Егетләр исән-сау хәрби операция зонасына барып җитеп, райондашларна ярдәмне тапшырган.

Волонтерлар адресына бик күп җылы хатлар килә. Шуларның берничәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез:

«Бик зур рәхмәт әйтәсе килә шушы гуманитар ярдәм илтүче егетләргә. Ирем ялга кайткан иде, алар белән бергә китте, исән-сау барып урнашты. Үзенең торган урынына кадәр озатып куйганнар. Рәхмәт сезгә изге эшләрегез өчен, егетләр, бу яхшы эшләрегез үзегезгә меңләтә әйләнеп кайтсын, исән-сау йөрегез юлларда. Бар эшләгән яхшылыкларыгыз өчен тагын бер зур итеп рәхмәт»;

«Бик зур рәхмәт сезгә, минем улым да посылкаларны алды, юлларда исән-имин йөрегез, сәламәт булыгыз, тагын бер тапкыр зур рәхмәт сезгә олы йөрәкле кешеләр»;

«Ирем посылканы алган. Шундый зур игелекле, жаваплы, шул ук вакытта хәтәр дә эшегез өчен бик зур рәхмәт».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100