news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач үзәк хастаханәсендә Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр

Җәйнең беренче көнендә Балтач үзәк хастаханәсендә дә зур бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп уздылар. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Балалар консультациясе хезмәткәрләре яшь пациентларны музыка, уенчыклар белән каршы алдылар, буклетлар, бүләкләр тараттылар.

Балалар бүлеге хезмәткәрләре исә рәсемнәр конкурсы үткәрде.

Авыл җирлекләрендә фельдшерлар да чаралар оештырды.Сосна авыл фельдшеры Раилә Шамилова һәм Салавычтан шәфкать туташы Гүзәлия Шәйхиева балалар белән әңгәмәләр үткәрде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot