Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтач үзәк хастаханәсендә фәнни-гамәли конференция операция блогында дәвам итте
Балтач үзәк район хастаханәсендә «Мөмкин булмаган бернәрсә дә юк. Кече шәһәрләр хирургиясе: чакырулар, карарлар, инновацияләр» дигән темага фәнни-гамәли конференция узды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Чарага Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, медицина консультатив-диагностика үзәге вәкилләре, шулай ук 11 район үзәк хастаханәсе Арча, Әтнә, Кукмара, Саба, Теләче, Мамадыш, Алабуга, Әгерҗе, шулай ук Киров өлкәсенең Малмыж үзәк район хастаханәсе җитәкчеләре һәм белгечләре чакырылган иде.
Конференциядә катнашучыларны район җитәкчелеге һәм Балтач үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров сәламләде. Ул бүгенге чараның максатын атады һәм фәнни-гамәли конференцияләрнең тәҗрибә уртаклашу һәм сәламәтлек саклауны үстерү өчен мөһимлеген ассызыклады.
Конференциядә катнашучыларны шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш хирургы Евгений Мельников та сәламләде. Ул республикада хирургия ярдәме күрсәтүнең торышы турында сөйләде.
Фәнни-гамәли конференциянең практик өлеше Балтач үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегенең операция блогында дәвам итте. Операция блогында пациентларга берничә операция үткәрделәр.
Пациентларга Түбән Новгородның 12 нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә хирургия буенча баш табиб урынбасары Вадим Александрович Трухалев операция ясады. Аның белән бергә операция бүлмәсендә хирургия бүлеге мөдире Сәйдәхмәт Гаипназарович Гаипназаров һәм операция бригадасы эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз