news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач Үзәк мәчетенең 30 еллыгына багышланган җыелыш булды

Балтач Үзәк мәчетенең 30 еллыгына багышланган җыелыш булды
Фото: http://baltaci.ru/

Балтач Үзәк мәчетендә 2023 ел нәтиҗәләренә багышланган еллык мөхтәсибәт утырышы үткәрелде. Бу тантаналы җыелыш Үзәк мәчет ачылуның 30 еллыгына багышланды. «Хезмәт» сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Җыелышта Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Теләче, Саба, Кукмара районы мөхтәсибләре, эшмәкәрләр, Балтач районы авылларының имамнары, абыстайлары, районның әхлак дәресләре укытучылары, мәдрәсә шәкертләре, мәхәллә вәкилләре катнашты.

Җыелышны Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. «Без бүген бик күркәм, бик матур, шөкер бәйрәме дип әйтсәк тә була, истәлекле чарага җыйналдык. Бу мәчетне салырга рөхсәтен биреп, күп көч керткән, ул вакытта район башлыгы булган Марат Әхмәтов белән бүген иртән телефоннан сөйләшү булды һәм ул үзенең сезгә сәламнәрен тапшырырга кушты. Яңгыр сибәләп торган көзге көнне, элеккеге хастаханә урынына, менә шушы мәчеткә нигез салынып, брезентка басып намаз укылды. 5-6 карт янына мин дә бастым. Менә шул көннән 30 ел гомер узып киткән», – диде ул.

Бүләкләнүчеләр арасында шушы мәчетне төзүдә зур өлеш керткән, аның иман йорты булып эшләвенә имам буларак дөрес юнәлеш биргән Басыйр хәзрәт Бикбаевны аерым телгә алу кирәктер. Үзе генә түгел, алар гаиләсе белән Аллаһ юлында булып, бистәбездә, республикабызда, районыбызда ислам динен таратуда зур өлеш кертәләр. Җәлил хәзрәт билгеләп үтүенчә, мәчетне салдырып була, ә менә кеше күңелендә мәчет төзү авыррак, ә Басыйр хәзрәт мәчетнең эшен як-ягына, кеше сүзенә карамыйча, туры юлдан алып барды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов Басыйр хәзрәт Бикмөхәммәт улы һәм аның тормыш иптәше Халидә Шәрип кызын иңне-иңгә куеп, ярты гасыр бергә тату тормыш итүләре белән котлап, Бөтендөнья Татар конгрессының Милли шурасының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Үзәк мәчет юбилее уңаеннан 30 ел дәверендә мәчеттә эшләгән имамнар һәм хезмәткәрләр хөрмәтләнде, аларга мөфтият һәм район башлыгы, мөхтәсибәт исеменнән медальләр, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100