Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Балтач Үзәк китапханәсендә шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу булды

Балтач Үзәк китапханәсендә берсеннән-берсе матур чаралар, танылган шәхесләр, күренекле язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар әледән әле узып тора. Шундый кичәләрнең берсе шагыйрә Шәмсия Җиһангирова катнашында узды. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге сайтында хәбәр ителә.
«Яшәүнең үзеннән көч алдым» дип аталган чарада районның китап сөючеләре, авыл китапханәчеләре, Балтач җирлегендә яшәп иҗат итүчеләр, җитәкчеләр катнашты. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Илназ Петров Шәмсия ханымның иҗатына соклануын, тирән хөрмәтен белдерде.
«Без һәрвакыт Сезне үзебезнең кунакчыл Балтач җирлегендә күрерүебезгә шатбыз, киләчәктә дә матур очрашуларда күрешергә насыйп булсын», – диде ул үз чыгышында.
Әлеге чара Шәмсия Җиһангированың иҗатына багышланып, әңгәмә рәвешендә үтте. Шәмсия ханым үзенең шигырьләрен укыды, җырларын башкарды. Авторның иҗатына һәм тормышына кагылышлы сорауларга җавап алу тамаша залын тутырып очрашуга килгән райондашларның күңеленә хуш килде. Шәмсия ханымның үзенчәлекле фикер сөреше, үз фикерен халыкка җиткерә белүе, үҗәт, тәвәккәл булуы, барлык сорауларга да тулы, эчкерсез җавап бирүе һәркемдә соклану хисен тудырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз