news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач укучысының «Яшь талантлар» конкурсында җиңгән пьесасын сәхнәләштергәннәр

Балтач районы Куныр урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары һәм ата -аналары Айзилә Шакирҗанованың «Кыш бабайга хат» пьесасын сәхнәләштергән. Бу хакта «Хезмәт» газетасы хәбәр итә.

«Тирән эчтәлекле, хәзерге чорга туры килә торган әлеге әсәрне укучылар да, аларның әти-әниләре дә бик әйбәт башкарды», - ди сыйныф җитәкчесе Рамил Нәҗипов.

Пьеса авторына килгәндә, Айзилә Шакирҗанова Балтач урта мәктәбендә белем алды. Мәктәптә укыган чакларында бик күп конкурсларда җиңү яулап, зур уңышларга иреште.

Айзиләнең «Кыш бабайга хат» пьесасы исә «Яшь талантлар» конкурсында җиңү яулаган иде. Шунысы куанычлы, әлеге әсәрне Айзиләнең әтисе белем алган мәктәп укучылары сәхнәгә куйды.

«Әсәрнең актуальлеге һәм шул ук вакытта аны райондашыбыз иҗат иткән булу икеләтә зур җаваплылык өстәде, һәр артист үзенә тапшырылган рольне җиренә җиткереп башкарды», - ди үзе дә спектакльдә катнашкан Рамил әфәнде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100