news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач шәфкать туташы «Фронтка ярдәм өчен» медале белән бүләкләнде

Балтач шәфкать туташы «Фронтка ярдәм өчен» медале белән бүләкләнде
Фото: https://baltaci.ru/

21 август - Россия офицеры көне иде. Әлеге дата уңаеннан, «Наз» социаль тернәкләндерү бүлеге шәфкать туташы Чулпан Әхсәнетдинова «Фронтка ярдәм өчен» медале белән бүләкләнде. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Гөлзидә Газизуллина яза.

Чулпан ханым үзенең хезмәте белән Россиянең мактаулы хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә кайгырту һәм ярдәм күрсәтүдә зур өлеш кертә. Аның эшчәнлеге хәрби хезмәткәрләрнең социаль яклау һәм мәдәни-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән.

«Без Чулпанга чын күңелдән сәламәтлек, профессиональ казанышлар, шәхси бәхет, гаиләсендә тынычлык телибез! Аның фидакарь хезмәте һәм ватанпәрвәрлеге безнең бөтен җәмгыять өчен үрнәк булып тора», – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot