news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач Сабан туенда ат ярышлары биш төрдә үткәрелә

Балтач Сабан туенда ярышлар биш төрдә узачак. Ярышка теркәлү вакыты 10.00-12.00 сәгатьләрдә, ә ярышларга старт 12.45-13.00 сәгатьтә биреләчәк. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Гөлзидә Газизуллина яза.

1. Ике яшьлек атлар −1200 метр;

2. Татарстанда туган чиста токымлы атлар − 1600 метр.

3. Россиядә туган чиста токымлы айгырлар − 1600 м.

4. Россиядә туган чиста токымлы бияләр — 1600 м.

5. Ярымтокымлы атлар — 1800 метр.

Атлар өчен мәҗбүри таләпләр: ярышларда катнашу өчен атның паспорты; ветеринар күзәтү үтүе хакында белешмәсе (1нче номерлы форма яки 4нче номерлы белешмә).

Һәр җайдакка кагылышлы таләпләр: саклагыч шлем (каска); паспорт күчермәсе һәм медицина тикшеренүе хакында белешмә; 14 яше тулмаган җайдакларның әти-әниләреннән алынган рөхсәт язуы булу таләп ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot