news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач Сабан туенда ат чабышы җиде төрдә уза

Сабантуйларны күпләр ат чабышы һәм көрәшне күзәтер өчен генә дә көтеп алуы сер түгел. Балтач Сабан туенда ат чабышы җиде төрдә уза. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Ике яшьлек «ат йортында» тәрбияләнүче атлар (ябык ярыш) 1200 метрга, гарәп токымлы атлар 1600 метрга, ярымтокымлы бияләр 1200 метрга чабышачак.

Шулай ук ярымтокымлы айгырлар (1800 м), Татарстанда туган чиста токымлы бияләр (1600 м), Россиядә туган чиста токымлы айгырлар (1600 м), Россиядә туган чиста токымлы бияләр (1200 м) дә ярышлары да планлаштырылган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot