news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районының Салавыч авылы лицеенда агросыйныф ачылды

Балтач районының Салавыч авылы лицеенда агросыйныф ачылды
Фото: "Хезмәт" газетасы

Балтач районының Салавыч авылы лицеенда рәсми рәвештә агросыйныф ачылды. Бу хакта «Хезмәт» газетасы яза.

Чарада Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре дә катнашты.

Россия мәктәпләрендә агросыйныфлар ачылу «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проектының бер өлеше булып тора.

Проект Татарстан хуҗалыгы җитәкчесе Айнур Нотфуллинның зур иганәчелек ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Укучылар биредә физика, химия, биология, математиканы – югары аграр уку йортларына керү һәм җирдә заманча технологияләр белән эшләү өчен бөтен алымнарын өйрәнәчәкләр.

Проектның уңышлы эшчәнлеге - 2030 елга агросәнәгать комплексы предприятиеләрен 95 процент хезмәткәрләр белән тәэмин итү. Милли проект буенча хуҗалык 35 яшькә кадәрге яшь белгечләрне, шулай ук агросәнәгать комплексында 5 елдан артык эшләүче тәҗрибәле хезмәткәрләрне җәлеп итәргә ниятли.

«Агросыйныфларда белем алган укучылар яңа технологияләрне бүгенге эшчәнлеккә кертү өчен безнең дәвамчылар булыр дип ышанам», – диде район башлыгы үз чыгышында.

news_right_1
news_right_2
news_bot