news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районының өч мәктәбе «Живой город» фондының театраль проектында катнаша

Балтач районының өч мәктәбе «Живой город» фондның театраль-педагогик проектында катнашачак. Районның Нөнәгәр, Борбаш һәм Чепья мәктәбе укучылары Казаннан кайткан педагоглар һәм режиссерлар белән үзенчәлекле спектакльләр әзерләячәк.

«Әлеге «Видимо-невидимо» проектын без икенче мәртәбә тормышка ашырабыз. Режиссер-педагоглар командасы Татарстан авылларына чыгып бер-ике атна вакытларын мәктәп балалары белән уздыралар. Дәресләр «Шәһәр кешеләре театры», ягъни, бу театр уеннары форматында уза. Бу балаларның үзләрен хәрәкәт, сүз аша ачулары. Шушы уеннар аша кыска гына күренешләр формалаша», - диде «Живой город» фондының проектларына һәм планнарына багышланган матбугат конференциясендә фондны гамәлгә куючыларның берсе Диана Сафарова.

Ул үткән сезонда беренче мәртәбә оештырылган проектның уңышларын санап үтте. Буа районы Яңа Чәчкап балалары катнашкан «Чиста» театраль тамашасы нигезендә музыкант-продюсер Ислам Вәлиев клип иҗат иткән. Журналистларга әлеге клип тәкъдим ителде.

«Быелгы проектта катнашучы Дина Сафина, Булат Минкин, Камилла Растумханова, Дарья Гуськова, Юрий Блинов, Эдуард Хәбибуллиннар инде экспедициягә барып кайттылар. Шушы очрашу нигезендә катнашырга теләүчеләрнең беренчел исемлекләре төзелгән. Эш башланды», – дип сүзгә кушылды Инна Яркова.

«Театрның авылда да модалы, актуаль һәм әһәмиятле икәнлеген аңлатырга телибез», – диде Инна Яркова һәм әлеге проектның өч тезисын билгеләде.

«Беренчедән, без еш кына авылларга барып җитә алмыйбыз, ә бит анда да чын тормыш кайный. Икенчедән, без балалар белән диалог дибез, ә еш кына «кулыбыз җитми». Безнең өчен бу проектта һәр бала кадерле. Без талантлыларны, иң-иңнәрне сайламыйбыз, безгә һәр үсмер кадерле. Шул исәптән, иң проблемалы балалар да. Өченче пункт – без авылларга иң модалы, алдынгы карашлы режиссерларны җибәрәбез», – диде ул.

Ул проект өчен социаль як кына түгел, сәнгати якның әһәмиятле булуын да ассызыклады. «Без беренче чиратта театр, реабилитация үзәге һәм психологик ярдәм түгел», - диде Инна Яркова. Ул былтыр беренче мәртәбә үткәрелгән әлеге проектны искә алып, күп балаларның беренче тапкыр Милли китапханә бинасынада булуларын, аларның хис-тойгаларын тасвирлады.

Спектакльләр 31 октябрьдә авылларда булачак. 3 ноябрьдә алар Казанда күрсәтелә. 4 ноябрьдә катнашучылар өчен Казанда мәдәни программа оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot