news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районының Норма авылы турында китап тәкъдим ителде

Балтач районының Норма авылы турында китап тәкъдим ителде
Фото: tatar-congress.org

6 февраль көнне Балтач районының Норма авылында тарихи вакыйга булды. Авылның тарихын, бүгенгесен чагылдырган «Олуг Норма авылы» дигән, ике өлештән торган китапны тәкъдим итү кичәсе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Норма – тарихи юллары бик тирән тамырлы булып, хезмәт сөючән, якты омтылышлы, изге җанлы, булдыклы халкы белән дан тоткан авылларның берсе. Соңгы елларда авылның данлы үткәнен барлау, тарихны торгызу юнәлешендә искиткеч күләмле зур эшләр башкарылган. Шул эшләрнең нәтиҗәсе булып, 2 китаптан торган Норма авылының килеп чыгышы, гасырлар дәвамында вакыт җилләре аша булган үзгәрешләрнең һәм бик күп тарихи вакыйгаларын чагылдырган «Олуг Норма авылы» китабы басылып чыккан. Китапның авторлары: лаеклы ялдагы укытучы Фәридә Мөҗипова һәм шәфкать туташы булып эшләгән Фоадия Газизова. Китапны Рәфхат Зарипов версткага салган.

Бәйрәм тантанасында нормалылар, төрле җирләрдә гомер итүче авылдашлары җыелган иде. Шулай ук, бәйрәм белән котларга Балтач районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, Казаннан, Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи, язучы, тәнкыйтьче, шул җирлекнең Пүскән авылы егете Рәҗәп Бәдретдинов катнашкан.

Кичәдә авыл тарихын, аның кешеләрен бер китапка туплап, киләчәк буынга тапшырыган әзерләгән авторларга рәхмәт әйттеләр. Бәйрәм китапка өлеше кергән авылдашларның чыгышлары, китап битләренә күзәтү, җыр-биюләр белән үрелеп бара. Китап кичәсен авыл китапханәсе мөдире Лилия Шәйхетдинова һәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гүзәл Мифтахова алып барды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot