news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районының Бөрбаш Сәрдегәне авылында Чишмә бәйрәме булды

Балтач районының Бөрбаш Сәрдегәне авылында Чишмә бәйрәме булды
Фото: © Раилә Фәхртдинова

Бүген Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылында Чишмә бәйрәме узды. Бәйрәм, 2013 елда Габделнур Хөсәенов төзекләндерә башлап, 2016 елда җиде нәни чишмәне берләштереп ясалган мул сулы «Нурзидә» чишмәсе янында үтте.

Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, дини мөнәҗәтләр әйтү остасы Ильяс Халиков, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов катнашты.

Бөрбаш Сәрдегәне авылын чишмәле иткән Габделнур Хөсәенов үз чыгышында төзелеш эшләренә ярдәм күрсәткән барлык туганнарына, дусларына, авыл халкына рәхмәтен белдерде. «Бергә булсак, бердәм булсак – бар да булыр. Чишмәләребез дә каралып торыр. Чишмә ясау – бер әйбер, ә аны карап торуы авыррак. Мәчет салу да җиңел, карап торуы авыррак… Барыгызга да сәламәтлек телим. Сау-сәламәт булыйк, илләр тыныч булсын, күкләр аяз булсын. Бу бәйрәм ахыргысы булмасын. Ел да шушында бергә очрашырга насыйп итсен», – дигән теләкләрен җиткерде ул.

Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылында Чишмә бәйрәменнән видеорепортаж:

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100