news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районының Бөрбаш мәчетендә «Әниләр көне» уңаеннан бик матур чара узды

Балтач районының Бөрбаш мәчетендә «Әниләр көне» уңаеннан бик матур чара үткәрелде. Җәлил хәзрәт ярдәме, тырышлыгы белән, җирлекнең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Румия Закированың программасы нигезендә әзерлекле, матур, истәлекле чара булды. Бу хакта «Хезмәт» газетасы хәбәр итә.

Чарада район җитәкчелеге, Казаннан килгән бер төркем журналистлар, язучылар, мөхәррирләр катнашты. Район «Ак калфак» оешмасыннан берничә совет әгъзасы да бәйрәм кунаклары булды.

Кичә әниләргә багышланган матур сүзләр белән башланып китте. Кичәне үзенең үтемле вәгазе белән Сәйдә абыстай ачып җибәрде һәм коръән укыды. Аннан соң Җәлил хәзрәт сүз алып, бу чараны үткәрергә планым һәм әйткән сүзем бар иде. Мәчеткә йөрүче гүзәл әниләрне чакырып, бәйрәм үткәрергә диде һәм үзенең теләкләрен җиткерде.

Чарада, мәчеткә иң күп ярдәм күрсәтүче спонсорның әнисе, Бөрбаш килене Алия Кыямовна, журналист Гөлназ Шәйхи, мөхәррир Фәния Хуҗахмәт һәм аның хезмәттәшләре, язучы Равилә Шәйдуллина һәм башка кунаклар катнашты, чыгыш ясады.

Бәйрәм белән котлап, әниләргә ихлас теләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидаил улы Гайнетдинов та җиткерде.

Кичә бик матур узды, күңелләргә кереп кала торган ихлас бәйрәм булды. Рәхмәт Җәлил хәзрәткә, аның гаиләсенә, ярдәмчеләренә, пешерүчеләргә, Румия ханымга. Әниләрнең бөеклеген тагын бер кат расладылар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot