news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районының Бөрбаш авылында мәчетне яңарталар

Балтач районының Бөрбаш авылында мәчетне яңарталар
Фото: "Хезмәт" газетасы

Балтач районының Бөрбаш авылында мәчетне яңарталар. Бу хакта «Хезмәт» газетасы яза.

Бөрбаш авылыннан чыккан Нияз Рафил улы мәчетне тулысынча төзекләндерүгә ярдәм иткән. Төзекләндерү эшләре 36 миллион сумнан артыкка төшкән.

Бөрбашта булган чакта район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов мәчеттә булып, биредә башкарылган эшләргә югары бәя биргән.

Мәчетне яңартуда хатын-кызларның да өлеше бар. Алар төзелеш вакытында бик нык ярдәм иткән. Шушы көннәрдә мәчеттә алар өчен аш уздырылган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot