Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач районында яшәүчеләр, «кырык бер агач башы» йоласын үтәп, яфрак җыя
Балтач районы Норма, Балтач җирлеге тирәсендә яшәүче бертөркем ханымнар-туташлар май аенда урманга юнәлә, биредә алар «кырык бер агач башы» дигән йоланы үтәп кайталар, ягъни агач яфраклары, чәчәкләре җыялар. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Зөлфия Шакирова яза.
«Аның кадәр үк булмаса да, җыялган кадәрен җыябыз», — ди Зөлфия ханым. Әлеге йоланы Көек авылында туган, хәзер исә Балтач бистәсендә гомер итүче Флүзә ханым Закирова ел да яңартып тора.
Йола әби-бабалардан сакланып калган. Ләкин ул өлкән кешеләр юк икән инде. Шуңа күрә йоланы урта буын саклап яши, яшьләр дә аны кабул итеп алыр, дип өметләнәләр.
«Табигать белән бер гармониядә булу начар түгел. Ул синең тормышыңа да, сәламәтлегеңә дә уңай йогынты ясый. Бу ханымнар, туташлар да кырык бер агач башын җыеп, төнәтмәләр ясый, шуның белән мунча кергәндә теләкләр тели-тели коена. Үлән суы дигән кебек, яфрак-чәчәк суы дисәң дә була инде аны. Коенганнар белә — тәннәр рәхәтләнеп китә, сулыш алулар иркенәя, дөньяга яңача карый башлыйсың, өр-яңадан тугандай буласың», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз