news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районында яңа парк барлыкка киләчәк

Балтач районында яңа парк барлыкка киләчәк
"Хезмәт"

Балтачта яңа парк барлыкка киләчәк. Ул район Пенсия фонды бинасы белән мәңгелек ут арасында урнашкан. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Балтач районында парклар төзелгәнгә карашлар төрле булды. «Кемдер нәрсәгә кирәк инде ул» дип әйтсә, икенче берәүләр «Балтач заманлаша», дип сөенде.

«Тик кем генә нәрсә генә дисә дә шунысы сөендерә, парклардан кеше өзелгәне юк. Үзәк паркмы, Салкын чишмәме, Шушма яр буемы һәркайсын яратып йөрүче кешеләр бар. Яңа паркны да шулай ук яратып кабул итәрсез дип ышанабыз», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100