news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районында XV Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе үтте

Балтач районында XV Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе үтте
http://dumrt.ru

Кичә, 17нче июльдә, Балтач районы Бөрбаш авылында зурлап XV Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Быел татар милли бәйрәме Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан күпләгән шәрәфле кунаклар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, татар зыялылары, галимнәр катнашында үтте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Сабантуй Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине таралуны сурәтләгән театральләштерелгән күренешләр белән ачылды, аннары балалар иҗат коллективлары, Коръән укучыларның чыгышлары булды, мәйданга бизәлгән атлар керде.

Ачылыштан соң илебезнең төрле төбәкләреннән дә бик теләп катнашырга килгән балалар уеннарда көчләрен сынап, бүләкләр алырга ашыкты. Милли бәйрәм программасына барлыгы 30га якын ярыш кертелгән иде. Башка еллардан аермалы буларак, Сабантуйның традицион уеннары татар милли көрәше белән бер үк вакытта мәйдан уртасында үтте, уен һәм көрәш барган вакытта танылган башкаручылар – Ильяс Халиков, Марсель Вәгыйзев, К.Тинчурин театры артисты Зөфәр Харисов һәм күпләгән балалар мөнәҗәтләр, дини җырлар, шигырьләр белән чыгыш ясады.

Өйлә вакыты җиткәч, азан әйтелеп, бар халык намазга басты, мәйдан тулысы белән намаз уку урынына әверелде. Бергәләп җәмәгать белән укылган намазны Җәлил хәзрәт җитәкләде, ахырдан Илфар хәзрәт дога кылды.

Кичкә таба Сабан туеның милли күрке булган көрәш ярышларының нәтиҗәләре билгеле булды.  Төп бүләк – скутер иясе үз үлчәү категорияләрендә җиңү яулаучылар арасында җирәбә уйнату юлы белән ачыкланды. Аңа 32 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә җиңү яулаган Аяз Фәйзрахманов (Арча районы) лаек булды. Хәзрәтләр арасында көрәштә беренче урынны Кукмара районы Олыяз авылыннан килгән Илназ Ибраһимов яулады һәм тәкә белән бүләкләнде, өлкәннәр көрәшендә Бөрбаштан Миңнегали Шакировка тиңнәр табылмады.

Бәйрәм барган вакытта күпләгән аттракционнар, уен заллары, сәүдә нокталары, хәләл аш-су, туклану урыннары эшләде. Барлык кунаклар һәм катнашучылар милли баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан булды. Сабантуйга җыелучылар һәм әти-әниләр әлеге бәйрәмне оештыруга үзләреннән зур өлеш керткән иганәчеләргә рәхмәт сүзләре әйтеп таралышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100