Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтач районында XIX Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе узачак
18 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XIX Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе узачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һәр елны үткәрелүче милли бәйрәмгә Татарстан дин әһелләре, күпләгән татар зыялылары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре киләчәк. Сабан туе Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла. Әлеге чарада Татарстан районнарыннан тыш, Ульяновск, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Марий Эл республикаларыннан килгән балаларның да катнашуы көтелә.
Сабан туе балаларның Коръәннән аятьләр һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр, шигырьләр һәм кайткан кунакларның сәламләү сүзләре белән ачылачак. Көтеп алынган бәйрәм көн дәвамында төрледән-төрле уеннар, ярышлар белән үрелеп барачак, җиңүчеләргә тантаналы рәвештә кыйммәтле бүләкләр тапшыру көтелә. Әлеге Сабан туеның үзенә генә хас үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып тора. Быелгы бәйрәм программасына 30дан артык ярыш кертелгән: йөгерү (кызлар һәм малайлар өчен), кул көрәше, чүлмәк вату, таяк һәм аркан тарту, әтәч тоту, стаканга су ташу, йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, төз баганага менү, утын кисү һ.б.
XIX Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туеның тантаналы ачылышында дәрәҗәле кунаклар катнашачак. Алар арасында Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин һ.б. бар.
Сабан туеның төп бизәкләренең берсе - татарча көрәш. Ярышта катнашырга теләүчеләргә паспорт яки туу турында таныклык белән килү шарты куелган. Алар 9.30 сәгатькә кадәр үлчәнеп бетәргә һәм теркәлергә тиеш. Көрәш берничә мәйданчыкта узачак. Иң төп урында балалар һәм яшүсмерләр көч сынаша – көрәштә катнашу өчен 2009 елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр чакырыла. Хәзрәтләр һәм 60 яшьне узган ветераннар арасында көрәш аерым оештырыла.
Үз авырлыкларында чемпион исеменә лаек булган егетләр арасында бәйрәмнең төп бүләге – электроскутер уйнатылачак. Үз үлчәү категорияләрендә беренче, икенче, өченче һәм дүртенче урыннарны яулаган яшь көрәшчеләргә акчалата бүләкләр каралган.
Сабан туена килүчеләр өчен ир-атларга – түбәтәйдән, хатын-кызларга яулыктан булу мәҗбүри шарт булып тора.
Сабан туе Бөрбаш авылында 10.00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз